Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда көньякта ял иткәннән соң коронавирус йоктыруның беренче очрагы теркәлгән
Анда авыруның җиңелчә формасы күзәтелә.

(Казан, 24 июль, «Татар-информ», Эльвира Зәйнуллина). Анапада ял иткән Лениногорск туристы Татарстанга яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе эләктереп кайткан. Бу - республикада курортта ял иткән вакытта инфекция йоктыруның беренче очрагы. Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.
«Анапада ял иткән Лениногорск районы кешесе Татарстанга кайтты һәм яңа төрдәге коронавирус инфекциясе белән авырый башлады. Анда авыруның җиңелчә формасы күзәтелә», - диде спикер.
Авдонина сүзләренчә, Татарстанга әйләнеп кайткан туристларның хәле җәйге яллар дәвамында тикшереләчәк. Аңа кадәр ул читтә коронавирус йоктырып кайткан пациентлар саны артачагы хакында кисәткән иде.
«Татар-информ» агентлыгы республикада соңгы тәүлектә яңа төрдәге коронавирус инфекциясе йоктыруның 31 яңа очрагы ачыклануы хакында хәбәр иткән иде инде. Эпидемия башланганнан алып республикада яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенең 5372 очрагы теркәлгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз