Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда коронавирусның 31 яңа очрагы расланды
Тәүлек эчендә республикада коронавирус диагнозы куелган 28 кеше терелгән.

(Казан, 24 июль, «Татар-информ»). Татарстанда тәүлек эчендә яңа Covid-19 коронавирусы белән зарарлануның 31 очрагы теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.
«Узган тәүлек эчендә коронавирус республиканың 31 кешесендә расланды», — дип хәбәр итте ул.
ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе белән зарарланган кешеләрнең гомуми саны 5 мең 472гә җитүен әйтте.
Авдонина сүзләренә караганда, 22 июльдә белгечләр коронавируска 5 мең 6 тест үткәргән. 1144 контактлы зат күзәтү астында кала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз