news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ркаил Зәйдулла: 2FAN проекты шигърияттә сурәтле фикерләүне визуаль яктан ныгыта

Татарстан Дәүләт Советы депутаты «Ялкын» журналының шигърияткә багышланган яңа каналын дөньяны танып белергә ярдәм итә дип саный.

Ркаил Зәйдулла: 2FAN проекты шигърияттә сурәтле фикерләүне визуаль яктан ныгыта
Михаил Захаров

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ» Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның халык шагыйре Ркаил Зәйдулла «Ялкын» журналы редакциясенең шигъри клиплардан торган 2FAN проекты тыңлаучының сурәтле фикерләвен визуаль яктан ныгыта дип саный. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.

«Шигърият дөньяны танып белү җәһәтеннән дә мөһим. Миңа калса, поэзия — яңа заман кешесе өчен бар яктан да терәк. Шигъри клиплар сурәтле фикерләүне визуаль яктан ныгыта. Шуңа күрә бу проектны хупламый мөмкин түгел. Татар аудиториясе башка халыкларныкыннан аерылып тора дип уйламыйм. Әгәр дә йөрәккә үтеп керә, аңга тәэсир итә икән, татар кешесе бу проектны рәхим итеп кабул итәр дип саныйм», — диде ул.

Ркаил Зәйдулла шигырьне төрле юллар белән биреп булуын, яшьләрнең аңына, йөрәгенә сеңдерү, күңелләренә якын итү өчен, төрле алымнар кулланырга мөмкинлеген әйтте. «2FAN проекты үтемле булырга охшаган. Шигърият сурәтлелекне күздә тота. Әйтик, Япониянең мәктәп программасында поэзияне аңларга һәм шигырьне язарга өйрәтә торган дәресләр бар. Шуңа күрә монда образлы фикер йөртә белү дә зарур», — ди депутат.

  • Искәртеп үтик, «Ялкын» журналы редакциясе шигърияткә багышланган 2FAN проектын башлап җибәргән иде. Яңа ачылган You Tube каналында шигъри клиплар чыгарылачак. Проектның авторы — яшь шагыйрә, «Ялкын» журналы хезмәткәре Гүзәл Закирова.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100