news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нурбәк Батулла: 2FAN проектының аудиториясен киңәйтү өчен үткен мәгънә кирәк

Хореограф фикеренчә, шигъри видеода гади аңлашыла торган прозаик текст булырга тиеш.

Нурбәк Батулла: 2FAN проектының аудиториясен киңәйтү өчен үткен мәгънә кирәк
"Татар-информ" архивы

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ» Зилә Мөбәрәкшина). «Алтын битлек» театр премиясе лауреаты, хореограф Нурбәк Батулла «Ялкын» журналы редакциясенең шигърияткә багышланган 2FAN проектын бәяләде. Аның фикеренчә, проектта караучылар санын арттыру өчен кыюлык җитми, үткен мәгънә кертү шарт. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.

«Проектның беренче шигъри клибы сыйфатлы эшләнгән, кадрлары да әйбәт, матур. Миңа, мәсәлән, матурлык кына җитми, кыюлык һәм үткен мәгънә кирәк. Теләктәшлек белдерәм, инициативагызны хуплыйм. Шулай да, ошады дип әйтә алмыйм, чөнки темасы минеке түгел. Мин мәхәббәт лирикасын яшүсмер чакта да кабул итми идем. Бер-ике кадр артык тоелды. Бәлки, кайбер урыннарда шигырь уку артык та булгандыр», — диде ул.

Нурбәк сүзләренчә, әлеге шигъри клип лириканы ярата торган кешеләргә ошаячак. «Аңлавымча, төп максат — аудиторияне киңәйтү, бу клип ул максатка туры килми дип уйлыйм. Клип тар аудитория өчен юнәлдерелгән, проза белән чагыштырганда да шигъриятнең аудиториясе киң түгел дип саныйм. Клип шигъри формада төшерелгәнгә күрә майга май яккан кебек килеп чыккан», — дип саный ул.

Нурбәк Батулла шигъри видеода гади аңлашыла торган прозаик текст булырга тиеш дип үз тәкъдимен әйтте. «Мәсәлән, заводта эшләүче кешене, урам җыештыручысын төшереп булыр иде. Шигырь шигъри видео белән күрсәтелгән. Монда контраст кирәк. Миңа калса, шигъри клипларны төшерүнең башка юлларын эзләп карау комачауламас иде», — диде хореограф.

  • Искәртеп үтик, «Ялкын» журналы редакциясе шигърияткә багышланган 2FAN проектын башлап җибәргән иде. Яңа ачылган You Tube каналында шигъри клиплар чыгарылачак. Проектның авторы — яшь шагыйрә, «Ялкын» журналы хезмәткәре Гүзәл Закирова.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100