news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ялкын» журналы шигъри клиплардан торган 2FAN проектын башлап җибәрде

You Tube хостингында ачылган яңа каналда халыкка билгеле булмаган яшь шагыйрьләрнең иҗатлары яктыртылып барачак.

«Ялкын» журналы шигъри клиплардан торган 2FAN проектын башлап җибәрде

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ» Зилә Мөбәрәкшина). «Ялкын» журналы редакциясе шигърияткә багышланган 2FAN проектын башлый. Яңа ачылган You Tube каналында шигъри клиплар чыгарылак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә журналның баш мөхәррире Илназ Фазуллин сөйләде.

«Бүгенге көндә интернетта татар телендә сыйфатлы контент, видеоязмалар җитәрлек дәрәҗәдә түгел. Максатыбыз — күпләп сыйфатлы видеотапшырулар әзерләү. Шул рәвешле, татар теленең мөһимлеген, аның кызыклы икәнлеген аңлатырга телибез. Татар телендә дә карап була торган тапшырулар эшләүне дәлиллисебез килә. 2FAN проекты шушы төп максатны күзаллаган бер юнәлеш», — диде мөхәррир.

Проектның авторы яшь шагыйрә, «Ялкын» журналы хезмәткәре Гүзәл Закирова идеянең барлыкка килү тарихын сөйләде. Иң элек шигырьләр яздырып, видеороликлар төшереп караганнар. Берничә кешене төшергәннән соң, проектны дәвам итү теләге туган. Яңа проектлар булдырылгач, шуларның берсен шигърияткә багышлаганнар. «Без камерага карап кына шигырь сөйләмибез, аны клип форматында эшлибез», — дип аңлатты ул.

Гүзәл Закирова сүзләренчә, клиплар шигырьләрнең эчтәлекләрен исәпкә алып төшереләчәк. «Халык шигырьгә сусаган, шигырь укырга һәм тыңларга яратучылар бихисап. Иң мөһиме — без яшь шагыйрьләрне күрсәтергә телибез. Боларга мәктәп укучылары, студентлар керә. Аларның барысы да „Ялкын“ журналына актив яза, иҗат җимешләрен җибәреп тора», — дип аңлатып үтте ул.

«Проектларыбыз үсеп китә алса, шушы шигъри клиплар аша яшь шагыйрьләребезнең укучылары, тыңлаучылары да табылыр иде. Халык алдында чыныгу алырлар иде. Нигездә, җиңел кабул ителә торган шигырьләрне сайларга тырышабыз», — диде Гүзәл Закирова.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100