news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөфти сәүдә үзәгендәге намаз уку бүлмәсендә татар телендә элмә такта куелачагын әйтте

Камил хәзрәт Сәмигуллин «Татар-информ» хәбәрчесенең сәүдә үзәгендәге гыйбадәт кылу бүлмәсендә рус телендәге элмә такталар белән беррәттән татарчасы да булырга тиеш, дигән фикере белән килеште.

Мөфти сәүдә үзәгендәге намаз уку бүлмәсендә татар телендә элмә такта куелачагын әйтте
Владимир Васильев

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин якын киләчәктә сәүдә үзәгендәге намаз уку бүлмәсендә татар телендәге элмә такта урнаштырылачагын әйтте.

Бүген «Тандем» сәүдә үзәгендә намаз уку бүлмәсе ачылды. Гыйбадәт кылу бүлмәсенә кертүче ике ишектә дә «Молельная комната» дип русча язылган иде.

«Татарча язарга, әлбәттә, кирәк. Бу — бик яхшы искәрмә. Шуңа игътибар итәрбез», — диде Камил хәзрәт Сәмигуллин «Татар-информ» хәбәрчесенең «Киләчәктә монда татарча элмә такта булачакмы?» — дигән соравына.

Россия Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе хезмәткәрләре дә татарча элмә такта кирәклеге белән килеште һәм аның якын киләчәктә куелачагын әйтте.

«Тандем»да ачылган намаз уку бүлмәсе Казанда алтынчысы булды. Ярты ел эчендә гыйбадәт бүлмәләре тагын «Южный», «Парк Хаус» һәм «Кольцо» сәүдә үзәкләрендә ачылырга тиеш. Аннан соң намаз уку бүлмәсен Түбән Камада ачарга ниятлиләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100