news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Намаз уку бүлмәләренең тагын кайсы сәүдә үзәкләрендә ачылачагы билгеле

Гыйбадәт бүлмәсе Казаннан соң беренче чиратта Түбән Камада ачылыр дип көтелә.

Намаз уку бүлмәләренең тагын кайсы сәүдә үзәкләрендә ачылачагы билгеле
Владимир Васильев

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Казанда узган елның ноябреннән алып, бүгенгәчә алты сәүдә үзәгендә намаз уку бүлмәсе ачылды. Якын киләчәктә гыйбадәт кылу бүлмәләрен башкаланың тагын өч сәүдә үзәгендә ачу ниятләнә.

«Намаз уку бүлмәләрен тагын „Южный“, „Парк Хаус“ һәм „Кольцо“ сәүдә үзәкләрендә ачарга ниятлибез. Ярты ел эчендә ачарга тырышачакбыз», — диде Россия Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрдәнов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Киләчәктә мондый бүлмәләрне Казанда гына түгел, республиканың башка район һәм шәһәрләрендә дә ачу планлаштырыла.

«Гыйбадәт бүлмәсе Казаннан соң беренче чиратта Түбән Каманың „Рамус“ сәүдә үзәгендә ачылачак. Анда эшләр бара инде», — дип белдерде Россия Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең үсеш буенча директоры Марсель Сабиров.

Бүген Казанның «Тандем» сәүдә үзәгендә намаз уку бүлмәсе ачылды. Бу — башкаладагы шундый алтынчы гыйбадәт бүлмәсе. Сәүдә үзәкләрендә намаз уку бүлмәләрен булдыру тәкъдиме белән Татарстан Президентына эшмәкәрләр узган елның ноябрендә чыкты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100