Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанның «Тандем» сәүдә үзәгендә намаз уку бүлмәсе ачылды
Татарстан Президентына эшмәкәрләр сәүдә үзәкләрендә намаз уку бүлмәләрен булдыру тәкъдиме белән узган елның ноябрендә чыкты.
(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бүген Казанның «Тандем» сәүдә үзәгендә намаз уку бүлмәсе ачылды.
Намаз уку бүлмәсе өченче катта урнашкан. Ачылыш тантанасына килгән журналистларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Президенты каршындагы Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил — Татарстан Президенты ярдәмчесе Фәрит Габделганиев, Россия Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрдәнов сәламләде.
«Узган елның ноябрендәге очрашуда эшмәкәрләр Президентка Татарстанның сәүдә үзәкләре, аэропортта, җәмәгать урыннарында намаз уку бүлмәләре булдыру тәкъдиме белән чыкты. Рөстәм Нургали улы әлеге тәкъдимне хуплады. Әле бер елда үтмәде, инде алтынчы намаз уку бүлмәсе ачылды. Бу бик куанычлы», — диде Фәрит Габделганиев.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин намаз уку бүлмәләрен ачу «Хәләл — яшәү рәвеше» концепциясенә якынлашырга мөмкинлек биргәнен әйтте.
«Президентыбыз хәләл яшәү рәвешен булдырырга кирәклеген әйткән иде. Бу бурыч безнең барыбызга да кагыла. Бу юнәлештә барыбыз да бергә эшлибез. Әйтик, Дубайда без үзебезне бик уңайлы хис итәбез. Анда диндәгеләр намаз укырга урын таба ала. Бездә дә шулай булуын телибез. Президентыбызга, РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенә зур рәхмәт», — диде ул.
Россия Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрдәнов әйтүенчә, башкаланың сәүдә үзәгендә чираттагы намаз бүлмәсе ачылу — дин тотучылар өчен мөһим вакыйга.
Сәламләү сүзләреннән соң кунаклар, намаз уку бүлмәсенә җыелып, җәмәгать намазын кылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз