news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Митрополит Феофан белән хушлашу мәрасименең башлану вакыты билгеле булды

Башлангыч мәгълүматлар буенча, дин тотучыларга җеназада катнашырга рөхсәт итәчәкләр.

Митрополит Феофан белән хушлашу мәрасименең башлану вакыты билгеле булды

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). Митрополит Феофан белән хушлашу мәрасименең башлану вакыты билгеле булды. Җеназаны 23 ноябрьдә, иртәнге 9да Казан Кремлендәге Благовещение соборында укыячаклар. Татарстан митрополиясендә әлеге мәгълүматны расладылар.

Җеназаны Мәскәү Патриархиясенең эшләр идарәчесе Воскресенский митрополиты Дионисий үткәрәчәк.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, дин тотучыларга җеназада катнашырга рөхсәт итәчәкләр.

«Татар-информ» агентлыгы бүген иртән, 20 ноябрьдә, коронавирус инфекциясе аркасындагы өзлегүләр нәтиҗәсендә Татарстан митрополиты Феофанның 74нче яшендә вафат булуы хакында хәбәр иткән иде. Татарстан митрополиясенең вакытлы идарәчесе итеп Йошкар-Ола һәм Марий Эл митрополиты Иоанн билгеләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100