news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөфти компьютер шрифтлы Коръән басмасының ни өчен Төркиядә эшләнгәнен аңлатты

Хәзер «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә шәкертләр иске имләне өйрәнә, ди Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Мөфти компьютер шрифтлы Коръән басмасының ни өчен Төркиядә эшләнгәнен аңлатты
Солтан Исхаков

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин «Казан басма» компьютер шрифты нигезендә Коръән басмасының ни сәбәпле Төркидә эшләнгәнен аңлатты.

«Безнең арада шундый галимнәр булмагач, без Төркиягә мөрәҗәгать иттек. Бу шрифт безнең иске басмага нигезләнгән. Анда яңа әйберләр уйлап чыгарылмаган. Карасагыз, шул ук әйбер килеп чыкты. Аллага шөкер, ул безнеке. Башка халыклар аны кулланса, тагын яхшырак. Төрекләр, үзбәкләр безне кабул иткәч, шәп бит», — диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуына.

Ул хәзерге көндә шәкертләрнең иске имләне өйрәнүләрен әйтте. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә «Иске имлә» дигән дәрес бар. Бөтен шәкертләребез иске имләне өйрәнә, укый алалар, Аллага шөкер», — диде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

  • Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенә «Казан басма» компьютер шрифты нигезендә Коръән басмасының электрон нөсхәләре тапшырылды. Әлеге шрифтны Төркиянең Мәрмәрә университетының «Илаһият (шәригать)» факультеты деканы, доктор Мөхәммәд Абай төзегән.
  • Басма дөньякүләм стандартларга туры киләчәк. Ул киләсе ел башында Интернетта ачык кулланылышта чыгачак.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100