news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Казан басма» компьютер шрифтлы Коръән басмасы дөньякүләм стандартларга туры киләчәк

«Коръән 30 җүздән тора, һәр җүздә 20 бит, һәр биттә 15 юл, без әлеге стандартларга туры китереп эшләргә тиеш», — диде Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.

«Казан басма» компьютер шрифтлы Коръән басмасы дөньякүләм стандартларга туры киләчәк
Солтан Исхаков

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Казан басма» компьютер шрифты нигезендә Коръән басмасы дөньякүләм кабул ителгән «Әр-рәсем Әл-Госмани» стандартларына туры киләчәк.

«Дөньякүләм стандартлар бар. Согуд Гарәбстаны, Төркия, Пакистан Коръәннәре дә якынча 600 биттә басыла. Коръән 30 җүздән тора, һәр җүздә 20 бит, һәр биттә 15 юл булырга тиеш. Без әлеге стандартларга туры китереп эшләргә тиеш. Һәр бит ахырында аять бетәргә тиеш. Ул бер бит азагында бүленеп, икенче биттә дәвам итә алмый», — диде Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Аның әйтүенчә, аерым сүзләрдәге хәрефләр саны буенча да стандартлар бар.

«Бу яшьләрнең Коръән укырга теләкләре булсын өчен дә эшләнде. Чөнки алар: „Ул бит стандартка туры килми“, — дип әйтергә мөмкин. Аерым сүзләрдәге хәрефләр саны буенча да стандартлар бар. Шуңа күрә әлеге нөсхә бер ел эшләнде дә инде», — диде мөфти «Татар-информ»да матбугат очрашуында.

  • Бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенә «Казан басма» компьютер шрифты нигезендә Коръән басмасының электрон нөсхәләре тапшырылды. Ул киләсе ел башында Интернетта ачык кулланылышта чыгачак.

Җүз — Коръәннең утыздан бер өлеше.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100