news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Казан басма» компьютер шрифтлы Коръән басмасының электрон нөсхәсе Интернетта чыгачак

Коръән басмасының электрон нөсхәләре «Даруль-кутуб» электрон китапханәсендә, махсус кушымтада урнаштырылырга һәм басма форматта да чыгарга мөмкин.

«Казан басма» компьютер шрифтлы Коръән басмасының электрон нөсхәсе Интернетта чыгачак
Гадел Әхмәтҗанов

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Казан басма» компьютер шрифты нигезендә Коръән басмасының электрон нөсхәләре киләсе ел башында Интернетта иркен кулланылышта булачак.

«Әлеге проект 2022 ел өчен әзерләнде. Шуңа күрә без әлеге нөсхәне киләсе ел башында ачык кулланылышка урнаштырырга ниятлибез. Бәлки, бу нөсхә белән эшләргә теләүче профессионаллар яисә газета, китап чыгарганда, кулланырга теләүчеләр булыр», — диде Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында.

Аның сүзләренчә, әлегә нөсхәнең кайсы сайтта урнаштырылачагы тәгаен билгеле түгел. «Уйлашырбыз. Бәлки, кирәк булган кешеләргә Интернет аша җибәрербез. Уйларга кирәк. „Даруль-кутуб“ электрон китапханәсендә дә булачак. Телефоннар өчен кушымта ясарбыз», — диде мөфти.

Камил хәзрәт әйтүенчә, 2022 елда Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан, Коръән басмасының электрон нөсхәләрен басма форматта 1100 данә белән чыгарырга ниятлиләр.

«Тираж турында уйламадык әле. Аны әзерләргә кирәк. Беренче тираж күп булмаса да, ул 1100 данә булачак», — дип белдерде Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе.

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында махсус эшләнгән «Казан басма» компьютер шрифты нигезендә Коръән басмасының электрон нөсхәләре Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенә тапшырылды

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100