news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ростов мөфтие: Җәмигъ мәчете бинасы джаз мәктәбенә 2019 елда ук бирелгән булган

Ростов өлкәсе мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Мөхәммәт хәзрәт Бикмаев әйтүенчә, 1905 елда салынган Җәмигъ мәчетен кайтару эше соңгы 40 ел дәвамында бара.

Ростов мөфтие: Җәмигъ мәчете бинасы джаз мәктәбенә 2019 елда ук бирелгән булган
Ростов өлкәсе мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Ростов өлкәсе мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Мөхәммәт хәзрәт Бикмаев Җәмигъ мәчете бинасының джаз мәктәбенә 2019 елда ук бирелгәнен, әмма нәзарәтнең бу турыда күптән түгел белгәнен әйтте.

«Ростов администрациясе иске мәчет бинасын джаз мәктәбенә 2019 елда биргән булган, әммә безгә бу хәбәр агымдагы елның 2 гыйнварында гына билгеле булды. Мәчетне кайтару эше соңгы 40 елда бара», — дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Моңа кадәр Россия массакүләм мәгълүмат чаралары һәм «Татар-информ» мәчетне күптән түгел генә Ким Назаретов исемендәге джаз мәктәбенә бирүләре турында язган иде.

Мөхәммәт хәзрәт Бикмаев сүзләренчә, төбәк Диния нәзарәте дәүләт милкендә булган тарихи күчемсез милекне дини оешмаларга тапшыру турындагы Федераль законга таянып, 2016 елда бинага милек хокукын алу тәкъдиме белән шәһәр хакимиятенә мөрәҗәгать иткән. Әмма мэрия баш тарткан.

Бүгенге көндә Ростов өлкәсендә нибары бер мәчет бар. Элегрәк аны ике тапкыр зурайтырга планлаштырулары турында язган идек, хәзер Мөхәммәт Бикмаев мәчетне өч тапкыр зурайтырга ниятләүләре турында сөйләде.

«Булган мәчетне өч тапкыр киңәйтергә телибез. Шушы максаттан акча җыя башладык. Җомга намазларында мәчеткә якынча 2 мең кеше җыела. Әлегә анда 1,5 мең кеше сыя», — диде Мөхәммәд хәзрәт Бикмаев.

Ростовтагы тарихи Җәмигъ мәчете 1905 елда Наполеон армиясенә каршы көрәштә зур өлеш керткән татар полклары хөрмәтенә сәүдәгәр мөселманнар ярдәмендә төзелгән. 1963 елда Аллаһ йорты мөселманнардан законсыз рәвештә тартып алына. Төбәктә мәчеттән тыш, 35ләп намаз йорты бар. Ростов өлкәсе мөфтияте мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә төбәктә 200 меңгә якын мөселман яши.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100