news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ростов шәһәре уртасындагы Җәмигъ мәчете бинасын джаз мәктәбенә биргәннәр

Хәзерге вакытта Ростов шәһәрендә бары бер генә мәчет эшли.

(Казан, 3 гыйнвар, «Татар-информ»). Революциягә кадәр Җәмигъ мәчете булган Карсноармейская урамындагы элеккеге армия клубы бинасын Ким Назаретов исемендәге джаз мәктәбенә биргәннәр. Бу хакта Ростов-на-Дону шәһәре администрациясенә сылтама белән donnews.ru порталы хәбәр итә.

Әлеге портал мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта бина муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе Ким Назаретов исемендәге балалар сәнгать мәктәбенә беркетелгән. Джаз мәктәбенә башка бина кирәклеге турында Ростов хакимияте беренче ел гына әйтми. Элек «Энергетиклар» мәдәният йорты бинасын сатып алу мөмкинлеге дә каралган була, әмма бу мәсьәлә һаман хәл ителмәгән.

Красноармейская 97нче йорт адресы буенча урнашкан элеккеге армия клубы инде берничә ел ташландык хәлдә. 1963 елга кадәр бу урында революциягә хәтле үк төзелгән Ростов Җәмигъ мәчете урнашкан була. Әмма соңрак бина күрше хәрби частькә тапшырыла һәм анда солдат клубы оештырыла. Гөмбәз һәм манараны сүтәләр.

Берничә ел элек Ростов өлкәсе мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте бинаны дини оешмаларга тапшыру турындагы Федераль закон нигезендә кире кайтару планнары турында белдерә. Әмма судта дини оешма җиңелә. Ростов хакимияте бинада элеккеге мәчеттән берни калмавын дәлилләп чыга. Соңрак шәһәр хакимияте клубны 29 миллион сумга сатарга була. Мөселманнар сатуларда катнашырга да әзер, тик көтмәгәндә аларны кире кагалар.

donnews.ru порталы хәбәр иткәнчә, бу башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасарының һәм Ким Назаретов исемендәге мәктәп җитәкчелегенең үтенече сәбәпле эшләнә.

Күптән түгел Дон мөселманнары булган бинаны реконструкцияләүгә акча җыя башлауларын белдергәннәр. Проект нигезендә мәчетнең мәйданы ике тапкырга диярлек артачак. Шул ук вакытта мөселманнар Ростов үзәгендәге тарихи бинаны кире кайтарырга омтылуларыннан туктамаячакларын белдерәләр.

«Бу бит Россия Федерациясенең кануннары үтәлми дигән сүз. Анда дини биналар турында сүз бара. Суд ничек андый карар кабул итә алган. Аңлашылмый. Хәзерге вакытта интернетта бинаны Җәмигъ мәчетенә тапшыру турында тавыш бирү бара. Башта каршы булучылар күбрәк иде. Хәзер көчләр, киресенчә, үзгәрде», — дип сөйләде Иваново өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Фәрит Ляпин.

Бүгенге көндә 80 проценттан артык кеше бинаны мөселманнарга тапшыру яклы. 19 проценты моңа каршы булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100