news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ростов өлкәсендәге бердәнбер Җәмигъ мәчетен зурайту өчен ярдәм кирәк

Бирегә намаз укырга берьлы 1,5 мең кеше килергә мөмкин.

Ростов өлкәсендәге бердәнбер Җәмигъ мәчетен зурайту өчен ярдәм кирәк

(Казан, 2 гыйнвар, «Татар-информ»). Ростов-на-Донуда Җәмигъ мәчетен ике тапкыр зурайтырга планлаштыралар. Ростов өлкәсе мөселманнары Үзәк диния нәзарәте бу максат өчен акча җыя башлаган. Бу турыда назәрәтнең Инстаграм сәхифәсендә хәбәр ителә.

Ростов өлкәсе мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе Мөхәммәт Бикмаев бу эш өчен кирәкле акча күләмен төгәл әйтә алмый, әмма бик зур акча кирәклеге билгеле.

«Мәчетне зурайту ихтыяҗы туды, чөнки намаз вакытында кеше сыймый. Аларга кыш һәм җәй дә урамда намаз укырга туры килә. Мәчетне төзекләндерү һәм финанслау белән бәйле мәсьәләләр буенча миңа мөрәҗәгать итүегезне сорыйм», — диде Мөхәммәт Бикмаев.

Ростов-на-Донуда Җәмигъ мәчете 2002 елда төзелгән һәм өлкәдә бердәнбер мәчет булып тора. Бирегә намаз укырга берьлы 1,5 мең кеше килергә мөмкин. Төбәктә мәчеттән тыш, 35ләп намаз йорты бар.

Төбәктә мөселманнар җәмгыятендә 200 меңләп кеше исәпләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100