news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөфти: Рөстәм хәзрәткә «син дога кылырсың, синең догаң ихласлырак булачак» дидем

«Ифтар ул — бәйрәм түгел, очрашырга бер сәбәп. бүгенге мәҗлестән ваз кичмәде, киресенчә, җыелышып дога кылырбыз дип уйлаштык», — диде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

(Казан, 11 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүгенге Республика ифтарында, үз гаиләсенә кагылган фаҗигагә карамастан, «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин да катнаша.

«Рөстәм хәзрәт белән сөйләштек. Син килеп, дога кылырсың, синең догаң ихласлырак булачак», - дип әйттем Рөстәм хәзрәткә», — дип белдерде Татарстан мөфтие Камил хәзрәт журналистларга чара алдыннан.

Рөстәм хәзрәтнең балалары Казанның 175 нче гимназиясендә укый. «Гимназия янына бардык, Рөстәм хәзрәтнең 8 А классында укучы малае Әхмәт белән сөйләштек, аңа психологик яктан авыррак. Икенче улы Әмин урамда шартлау вакытында яраланган, хәзер реанимациядә», — дип ачыклык кертте мөфти.

«Ифтар ул — бәйрәм түгел, очрашырга бер сәбәп. бүгенге мәҗлестән ваз кичмәде, киресенчә, җыелышып дога кылырбыз дип уйлаштык», — диде Камил хәзрәт. 

Бүген «Казан ЭКСПО» күргәзмәләр үзәгендә IX Республикакүләм ифтар уза.

Фаҗигагә бәйле рәвештә, республикүләм ифтар киң җәмәгатьчелекнең террорчылыкка каршы бердәм теләктәшлеген күрсәтү чарасы буларак үткәрелә. Матәм темасы хәзрәтләрнең вәгазьләрендә дә урын алды. 

  • Бүген Казанның 175нче мәктәбендә сигезенче сыйныфта укучы Әхмәт Хәйруллин бүлмәдә атыш булган мизгелләр турында сөйләде дип язган идек.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100