news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда атыш булган сыйныфта укучы малай фаҗига мизгелләре турында сөйләде

Сигезенче сыйныф укучысы Әхмәт Хәйруллин сүзләренчә, укытучы балаларга парта астына качарга кушкан.

Казанда атыш булган сыйныфта укучы малай фаҗига мизгелләре турында сөйләде
Салават Камалетдинов

(Казан, 11 май, «Татар-информ», Павел Климчак). Бүген Казанның 175нче мәктәбендә сигезенче сыйныфта укучы Әхмәт Хәйруллин бүлмәдә атыш булган мизгелләр турында сөйләде.

«Мин бу сыйныфта идем, утлы корал тоткан кеше безнең сыйныфка бәреп керде дә кешеләрне атып үтерә башлады», – дип сөйләде Әхмәт.

Укучы сүзләренчә, укытучының гамәлләре зур югалтуларны булдырмый кала алган - ул барысына да парта астына качарга кушкан.

«Ул берни кычкырмады да, керде дә кешеләрне атып үтерә башлады», – ди сигезенче сыйныф укучысы.

Әхмәт сөйләвенчә, аларның сыйныфыннан бер кыз котылу өчен тәрәзәдән сикергән. Җинаятьче укытучының аягына аткан, аннары укучыларга ата башлаган.

«Аннары ул чыгып китте һәм кешеләр полициягә шалтырата башлады», – диде Әхмәт.

Үсмер сүзләренчә, һөҗүм итүче кеше сыйныф бүлмәсенә кергәнгә кадәр, алар баскыч мәйданчыгы янында шартлау ишеткән. 

  • Әхмәт - Совет районы мөхтәсибәтенең «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллинның улы. Элегрәк «Татар-информ» мәктәптә ату вакытында аның баласы яралануы турында хәбәр иткән иде. Балаларның кечесе өченче сыйныфта, өлкәне сигезенче сыйныфта укый.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100