Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
175нче мәктәптәге атышта «Гаилә» мәчете имамы Рөстәм Хәйруллинның баласы яраланган
Хәзерге вакытта аңа операция ясыйлар.
(Казан, 11 май, «Татар-информ»). Бүген Казанның 175 нче мәктәбендәге атышта шәһәрнең Совет районы мөхтәсибәтенең «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллинның баласы яраланган.
Бу хакта «Интертат» сайтына билгеле булды.
Балаларның кечкенәсе 3нче сыйныфта, зурысы 8нче сыйныфта укыган.
«Хәзер бала госпитальдә, операция ясыйлар. Шартлау нәтиҗәсендә кабыргаларына кыйпылчыклар кергән», — дип сөйләде Рөстәм хәзрәт.
Соңгы мәгълүматлар буенча, Казанның 175 нче гимназиясендәге атышта сигез кеше һәлак булды, 21 кешене хастаханәгә алып киттеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз