news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Разил Вәлиев “Татарча диктант”ны язган кешенең татар теле камилләшә, дигән фикердә

Диктантны язгач, аңа белгечләр күпмедер дәрәҗәдә бәя куйганнан соң, кеше уйлана башлый, ди Милли китапханәдә диктант яздырган халык шагыйре.

(Казан, 27 октябрь, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Язучы, шагыйрь, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев “Татарча диктант”ны язган кешенең татар теле камилләшә, дип саный.

  • Бүген Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә “Татарча диктант” акциясе үтте. Акциядә 55 кеше катнашты. Язучы, публицист, нәшир һәм сәясәтче Гаяз Исхакыйның “Көз” повестеннан өзекне Разил Вәлиев укыды.

“Диктантына галимнәр күпмедер дәрәҗәдә бәя куйганнан соң, кеше уйлана башлый. “Менә минем әле мондый кимчелекләрем бар икән, мин үземнең туган телемне камилләштерергә тиеш икән”, дип, кеше,  китапханәгә килепме, өендәге китапларны я кибеттән алып укыпмы, татар әдәбиятына ихтирамын күрсәтә башлый.

Һичшиксез, бу диктантны язган кешенең татар теле камилләшә барыр, аның татар теленә мәхәббәте тагын да көчәер”, - диде хәбәрчегә Разил Вәлиев.

  • Акцияне оештыручылар арасында Бөтендөнья татар конгрессы, ТРның Яшьләр эшләре министрлыгы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, “Каюм Насыйри институты” фәнни-белем үзәге бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100