news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Разил Вәлиев “Татарча диктант”ка Гаяз Исхакый әсәрен сайлау - аны ихтирам итү, дип саный

Гаяз Исхакыйның теле сокланып туймаслык матур, диде Татарстанның халык шагыйре.

(Казан, 28 октябрь, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Язучы, шагыйрь, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев “Татарча диктант”ка язучы, публицист, нәшир һәм сәясәтче Гаяз Исхакыйның әсәреннән өзекне сайлау аны ихтирам итү, дип саный.

Разил Вәлиев “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә “Татарча диктант” текстларын бүгенге әдәби телгә якынайтканнар, диде. “Быел “Татарча диктант”ка Абдулла Алиш һәм Гаяз Исхакый әсәрләреннән өзекләр сайланган.

"Быел классик язучыбыз Гаяз Исхакыйның тууына - 140 ел. Бу – аңа ихтирам, хөрмәт күрсәтү. Билгеле, Исхакыйның теле бүгенге әдәби телдән бераз аерыла, әмма ул өзекләрне күпмедер җиңеләйткәннәр”, - диде ул.

Разил Вәлиев Гаяз Исхакыйның телен сокланып туймаслык матур, дип атады. “Мәсәлән, текстта “гармун көйләве” дигән сүзтезмә бар иде. Без хәзер гармунда уйныйбыз, ә ул вакытта гармунда көйләгәннәр. “Гармунда көйләү” “гармунда уйнау”га караганда матуррак, чөнки “көй” сүзе гармунга бик туры килә, ә “уйнау” дигәндә, аны бала-чага да уйный ала, театрда артистлар да уйный ала. Бу миңа, язучыга, бик тә кызыклы булып тоелды”, - диде ул хәбәрчегә.

  • Быел “Татарча диктант” акциясендә катнашучы татарстанлылар язучы, публицист, нәшир һәм сәясәтче Гаяз Исхакый әсәреннән өзек, ә чит илләр һәм төбәкләр балалар әкиятләре һәм драма әсәрләре авторы Абдулла Алиш әсереннән өзек яздылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100