Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Равил Гайнетдин Болгар ислам академиясен тәмамлаучыларга котлау юллаган
Болгар ислам академиясендә ислам фәннәре магистрларының беренче чыгарылышына диплом тапшыру тантанасы узды.
(Казан, 3 июль, «Татар-информ»). Болгар ислам академиясендә ислам фәннәре магистрларының беренче чыгарылышына Россия Мөфтиләр шурасы һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти Шәех Равил Гайнетдин татар һәм рус телләрендә котлау юллаган. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте, Россия Мөфтиләр шурасы вә шәхсән үз исемемнән Болгар ислам академиясен беренче төркем ислам гыйлемнәре магистрларын әзерләп чыгаруы белән тәбриклим.Укуларын тәмамлаучы яшь галимнәргә магистрлык диссертацияләрен әзерләп, уңышлы яклау белән хәер-догаларымны, ихлас йөрәктән чыккан иң изге теләкләремне ирештерәм», — ди ул.
Ул диплом алучыларга Болгар академиясендә тупланган белемнәре, бу тарихи җирлектә алынган рухи азык дәвамлы вә бәрәкәтле булсын, хак динне таратуга, калебләрне нурландыруга сәбәпче булсын дип тели.
«Биредә алган гыйлемнәр Аллаһ Гыйззә вә Җәллә каршында аманәтегез булып, аларны сакларга, арттырырга вә өммәтебезгә җиткерергә, дин юлыннан атларга насыйп булсын», диелгән Россия Мөфтиләр шурасы һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе котлавында.
Бүген Болгар ислам академиясендә беренче чыгарылыш — 23 студент «ислам фәннәре» юнәлеше буенча магистр дипломнарын алды. Тарихи чыгарылыш Татарстан Республикасы Спас районының Болгар шәһәрендә, Академия урнашкан җирлектә узды. Чарада Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгат Таҗетдин катнашты, дип хәбәр иткән идек.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз