news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тәлгат Таҗетдин: Дини кадрлар әзерләү проблемасы дәүләт дәрәҗәсенә чыкты

Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе дин белгечләре әзерләү турында фикерен белдерде.

Тәлгат Таҗетдин: Дини кадрлар әзерләү проблемасы дәүләт дәрәҗәсенә чыкты
Салават Камалетдинов

(Болгар, 3 июль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Бүген Болгар ислам академиясен тәмамлаган беренче белгечләргә диплом тапшырдылар. Болгарда чыгарылыш тантанасында Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгат Таҗетдин дин белгечләрен әзерләү проблемасының дәүләт дәрәҗәсенә чыгуын әйтте.

«Болгар — илебез мөселманнары өчен тарихи урын. Биредә безнең ата-бабаларыбыз 11 гасыр элек Ислам динен кабул иттеләр. Тик узган йөзьеллык буе диярлек илебездә дәүләт атеизмы чәчәк атты. Хәзер җәмгыятьнең рухи-әхлакый яңарышы чоры. Соңгы 20 елда 7,5 мең мәчет төзелгән. Кадрлар әзерләү гади генә мәсьәлә түгел», — диде Тәлгат Таҗетдин.

Болгар ислам академиясе әзерләгән белгечләр төрле төбәкләрнең диния нәзәрәтләрендә, мөхтәсибләрендә, мәдрәсәләрдә җитәкчелек урыннарында эшли алачак, дини югары уку йортларында укыта алачак.

Үзәк Диния нәзарәте рәисе сүзләренчә, «дөньяда дәүләтләр арасында мөнәсәбәтләр катлаулану, халыкара килешүләр бозылу сәбәпле, Изге китап законнарын бозу башланды, экстремизм, терроризм һәм радикаль агымнар килеп чыкты».


Галерея: Болгар ислам академиясендә беренче магистрлар чыгарылышы

«Кадрлар әзерләү проблемасы дәүләт дәрәҗәсенә чыкты. Бүген 23 кеше магистратураны тәмамлады. Коръәни-Кәримне дөрес аңлау, Исламда бернинди экстремизм, терроризм юк һәм булмавын аңлау һәм аны халыкка аңлату бик мөһим. Болгар ислам академиясенең беренче һәм аннан соңгы чыгарылышлары җәмгыятьтә игелеккә өндәүчеләр булыр дип өметләнәбез», — дип сөйләде Тәлгат Таҗетдин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100