news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Болгар ислам академиясендә беренче магистрлар чыгарылышы уза

23 дин белгече «ислам фәннәре» юнәлеше буенча магистр дипломнарын ала.

Болгар ислам академиясендә беренче магистрлар чыгарылышы уза
Салават Камалетдинов

(Болгар, 3 июль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Бүген Болгар ислам академиясендә беренче чыгарылыш - 23 студент «ислам фәннәре» юнәлеше буенча магистр дипломнарын ала. Тарихи чыгарылыш Татарстан Республикасы Спас районының Болгар шәһәрендә, Академия урнашкан җирлектә уза. Чарада Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгат Таҗетдин катнаша.

Магистрантларның фәнни эшләрен 30 июньнән 1 июльгә кадәр Оренбург өлкәсе мөфтие, тарих фәннәре кандидаты Альфит хәзрәт Шәрипов җитәкчелегендәге Дәүләт имтихан комиссиясе кабул иткән.

Беренче студентлар Казан, Уфа, Мәскәү һәм Дагестан шәһәрләреннән килеп укыган. Өч ел дәвамында алар ислам хокукын, гарәп теле һәм әдәбиятын, Коръән дисциплиналарын һәм Хадис гыйлемен өйрәнгән. Укыту өчен Россия һәм чит ил галимнәре дә җәлеп ителгән.

2017 елда Россия Президенты Владимир Путинның уку йортын ачу уңаеннан язылган телеграмма юллаган булган. «Болгар академиясенә илебездә булган ислам дине мәктәбенең традицияләрен торгызу максаты куелган, ул илкүләм мөселман мәгарифен үстерү үзәгенә әйләнергә тиеш», диелә телеграммада.

Болгар ислам академиясе уку процессын сыйфатлы итеп уздыру өчен матди-техник яктан тәэмин ителгән. Студентлар өчен 248 урынга исәпләнгән кунакханә тибындагы бүлмәләр бар. Академия укучылары өч тапкыр бушлай туклану, яшәү һәм бушлай кием-салым комплекты белән тәэмин ителгән.

Өй эшләрен әзерләү өчен, уңайлы аерым бүлмәләр бар. Компьютер аудиторияләрендә һәм китапханәдә мөстәкыйль рәвештә шөгыльләнү мөмкинлеге булдырылган. Китапханәнең фонды 15 меңнән артык дини китап белән тупланган. Академиядә укучылар өчен актив ял да оештырылган — мини-футбол, волейбол, баскетбол, өстәл теннисы, йөзү секцияләре эшли, шулай ук тренажер залы бар.



Галерея: Болгар ислам академиясендә беренче магистрлар чыгарылышы
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100