news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рамзан Кадыров улына «Дуслык» ордены тапшырганы өчен Рөстәм Миңнехановка рәхмәт әйтте

Рамзан Кадыров улына «Дуслык» ордены тапшырганы өчен Рөстәм Миңнехановка рәхмәт әйтте
видеодан скриншот

Чечня башлыгы Рамзан Кадыров улы Адам Кадыровка «Дуслык» ордены тапшырганы өчен ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановка рәхмәт әйтте. Рамзан Кадыров телеграм-каналында шул хакта яза.

«Ул югары бүләккә Татарстан Республикасы Рәисе Указы нигезендә милләтара, конфессияара тынычлык һәм татулыкны ныгытуга сизелерлек өлеш керткәне өчен лаек булды. Мин Кадыровлар гаиләсе вәкиленә «Дуслык» ордены тапшырганы өчен Рөстәм Нургали улына рәхмәтлемен. Туган илебез һәм аның күпмилләтле җәмгыятенең чәчәк атуы хакына хезмәт итү безнең барыбыз өчен дә зур мәртәбә», - диде Чечня башлыгы.

Ул Рөстәм Миңнехановның Чечня Республикасына карата җылы мөнәсәбәттә булуын һәм уңай үзгәрешләрне игътибар белән күзәтүен, төрле мәсьәләләрдә ярдәм тәкъдим итүен һәм киңәшләре белән уртаклашуын искәртте.

«Мин аның игътибарын югары бәялим», - диде Рамзан Кадыров һәм ике төбәкнең үзара хезмәттәшлеге өстәмә мөмкинлекләр тудырачагына, уртак планнарга ирешүдә уңай чагылыш табачагына ышаныч белдерде.

Кичә ТР Рәисе эш сәфәре белән Чечняда булды. Ике төбәкнең җитәкчеләре кайбер актуаль мәсьәләләр хакында фикер алышты һәм планнары белән бүлеште. Рөстәм Миңнеханов Адам Кадыровны «Дуслык» ордены белән бүләкләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100