news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Рамзан Кадыйровның улын «Дуслык» ордены белән бүләкләде

Рөстәм Миңнеханов Рамзан Кадыйровның улын «Дуслык» ордены белән бүләкләде
https://t.me/adelimkhanov_95

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов шәхсән үзе Адам Кадыйровны — Чечен Республикасы Башлыгы Рамзан Кадыйровның улын — «Дуслык» ордены белән бүләкләде. Бу хакта үз телеграм каналында Чечен Республикасыннан Дәүләт Думасы депутаты Адам Делимханов хәбәр итте.

Парламентарий сүзләренчә, Адам Кадыйров милләтара һәм конфессияара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга керткән зур өлеше өчен бүләкләнгән.

«Яшь чактан ук ул үзен максатчан, бик грамоталы һәм батыр ир–ат итеп күрсәтеп килә», - дип язган ул һәм Рөстәм Миңнеханов белән бүләкләнүче бергә төшкән фотоны куйган.

Ахырда ул Чечен Республикасы депутатлары һәм сенаторлары исеменнән «Адам Кадыйров эшчәнлеген югары бәяләгәне өчен»Татарстан Рәисенә рәхмәт белдергән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100