news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рәдиф Җамалетдинов күп телле белгечләр әзерләү турында: Эшебезнең нәтиҗәсен күрәбез

Рәдиф Җамалетдинов күп телле белгечләр әзерләү турында: Эшебезнең нәтиҗәсен күрәбез
Рамил Гали

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов күп телле белгечләр әзерләү турында сөйләде.

«Институт базасында би- һәм полилингваль (ике һәм күп телле) белгечләр әзерлибез. Россиядә аналогы булмаган программа гамәлгә ашырыла. Яшь белгечләр өч телдә укыта алачак: рус, татар һәм инглиз телләрендә. Бу эшебезнең нәтиҗәсен күрәбез, студентлар өч телдә иркен аралаша, уку-укыту процессы да рус, татар һәм инглиз телләрендә алып барыла. Әлеге балалар белән эшебездән канәгать», - диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында.

Ул быел билингваль (ике телле) белгечләрнең беренче чыгарылышы булганын әйтте. «Аларга биш ел дәвамында республика бюджетыннан 15 мең стипендия түләнде. Хәзерге вакытта 65 яшь белгеч эшкә урнаша. Мәктәпкә укытырга бармыйбыз, дип әйтүче юк. Әлеге программага зур өметләр баглыйбыз», - диде Рәдиф Җамалетдинов.

«Бу балалар белән бик рәхәтләнеп эшлибез. Татарстан Мәгариф министрлыгына рәхмәтлебез. Бу программада укучы балалар укый башлаганда ук киләчәктә эшләячәк мәктәпләре белән тыгыз элемтәдә торалар», - диде институт директоры.

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына 25 июльгә кадәр би- һәм полилингваль белем бирү юнәлешләренә гаризалар тапшырырга мөмкин.

«Бу юнәлешләргә укырга керүчеләрнең барысы да укытучы булып чыга. Барлыгы - 125 кеше. Математика һәм физика, музыка һәм өстәмә белем бирү юнәлешләре рус һәм татар телләрендә укытыла. Бу белгечләр әлеге фәннәрне рус һәм татар телләрендә укыта ала. Тарих һәм инглиз теле, башлангыч мәктәп укытучысы һәм инглиз теле кебек юнәлешләр рус, татар һәм инглиз телләрендә укытыла. Әлеге белгечләр бу фәннәрне өч телдә укыта ала», - дип аңлатты КФУның Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100