news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУда рус һәм татар телләрендә укыта алачак яшь белгечләрнең беренче чыгарылышы булды

КФУда рус һәм татар телләрендә укыта алачак яшь белгечләрнең беренче чыгарылышы булды
Зилә Мөбәрәкшина

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында билингваль (ике телле) юнәлештә эшләячәк яшь белгечләрнең чыгарылыш кичәсе булды. Алар мәктәпләрдә үз фәннәрен рус һәм татар телләрендә укыта алачак.

  • Билингваль белгечләр мәктәпләрдә тарих һәм җәмгыять белеме, математика һәм информатика, музыка һәм өстәмә белем бирү юнәлешендә укытачак.

«Быелгы яшь белгечләребез арасында бик үзенчәлекле белгечлек алучылар бар. Алар – республикабыз өчен әзерләнгән билингваль (ике телле) юнәлештә эшләячәк яшь белгечләребез. Республика күләмендә күп еллар дәвамында максатчан рәвештә әзерлек эше алып барыла, би- һәм полилингваль мәктәпләр өчен без беренче тапкыр быел яшь белгечләребезгә дипломнар тапшырабыз», - диде кичәдә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов.

Ул, форсаттан файдаланып, республиканың мәгариф министрлыгы, хөкүмәт җитәкчелеге, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка рәхмәт әйтте. «Бу – бүгенге көндә Россиядә аналогы булмаган программа. Киләчәктә дә әлеге проектны бергәләп гамәлгә ашырырбыз дип өметләнәм. Проектта укыган балаларның күбесе ай саен 15 мең күләмендә стипендия алып барды», - дип билгеләп үтте директор.

Рәдиф Җамалетдинов чыгарылыш студентларын бәйрәм белән тәбрикләде. «Бер яктан, без дә куанабыз. Икенче яктан, безгә дә, моңсу, күңелсез. Сез әлеге уку йортына, иң беренче чиратта, югары белем алыр өчен килдегез, максатыгызга ирештегез, уку дәверендә үзегезгә яңа дуслар да таптыгыз. Әлеге дуслыкны югалтмасагыз, институтны да истән чыгармасагыз иде. Без сезне һәрдаим институтта көтеп калабыз», - диде ул.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының бүлек җитәкчесе Роза Шаяхмәтова фикеренчә, укытучы – дөньядагы иң кирәкле һөнәрләрнең берсе.

«Бу Рөстәм Нургалиевичның хуплавы белән, 2016 елда эшли башланган уникаль проект. Киләчәккә укытучылар әзерләр өчен, республика бюджетыннан стипендия түләдек. Барыгызны да чын күңелдән котлыйм. 14 августта республикабызда укытучы һөнәренә багышлау тантанасы булачак, барыгызны да көтеп калабыз», - диде ул.

Татарстанның мәгариф министрлыгының Милли бүлек департаменты җитәкчесе Илгиз Халиков кичәдә булган һәр мөгаллимне Укытучылар һәм остазлар елы белән тәбрикләде. «Иң зур теләк – яшь белгечләр киләчәктә дә шушы өлкәдә эшләвен дәвам итсен иде. Ким дигәндә, 25 ел укытучы һөнәренә тугры булсагыз иде. Бу хезмәткә сез аңлы рәвештә килгәнсез. Ата-аналарга рәхмәт, алар дөрес юл күрсәткән», - диде ул.

  • Бүген Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә бәйрәмдә барлыгы 149 яшь белгеч булды. Шуларның 75е – институтны кызыл дипломга тәмамлады. Алар педагогик белем бирү һәм филология юнәлешендә белем алды.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100