news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: 175нче мәктәптә булган фаҗигадә барыбыз да гаепле

«Олы улым җиде сыйныфташын җирләде... Кешенең җанын алуны гөнаһ дип санамаган кешенең булуы — динсезлек нәтиҗәсе», — ди хәзрәт.

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: 175нче мәктәптә булган фаҗигадә барыбыз да гаепле
Солтан Исхаков

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин 175нче гимназиядә атыш булган фаҗигадә җәмгыять, вазгыять гаепле дип саный.

«Минемчә, монда без барыбыз да гаепле. Без бу егеткә „бу — гөнаһ“ дип әйтергә өлгермәдек. Ата-анасының дә гөнаһы бар, ана сөте белән кермәсә, тана сөте белән керми. Кемнедер аерым гаепләү дөрес булмас. Бернәрсәдән курыкмаган, кешенең җанын алуны гөнаһ дип санамаган кешенең булуы — динсезлек нәтиҗәсе», — диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында.

Фаҗига көнне хәзрәтнең ике улы да шул гимназиядә булган. «Олы улым җиде сыйныфташын җирләде, алар аның күз алдында үлде», — дип искә алды ул.

«Без хәзер дә Совет чорында төшерелгән фильмнарны яратып карыйбыз бит. Ул вакытта динне мәдәният белән алмаштырдылар. Ләкин ул югары дәрәҗәдәге культура иде. Анда дин турында бер сүз булмаса да, фильмны карап, әдәп-әхлак, тәртипкә өйрәнеп була. Хәзер исә фильм түгел, мультфильмны да карарга куркыныч», — диде Рөстәм хәзрәт.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100