Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Хәйруллин: Хатын-кызлар никахлашыр алдыннан киявенең шәҗәрәсен белсен иде
Хәзрәт әйтүенчә, өендә хатынын кыйнап яшәүче ирләр дә бар.
(Казан, 9 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин никах укытканчы хатын-кызлар кияүләренең шәҗәрәсен белергә тиеш дигән фикерен әйтте.
«Өйгә кергәндә сукыр булып кер, чыкканда телсез булып чык, диләр. Кеше эчендәгесен беркемгә дә сөйләмибез. Тикшерә башласаң, ул ир-атның әтисе дә, дәү әтисенең дә кул күтәрә торган гадәте булганы ачыклана. Өлкәннәребез: „Гаиләне корганда җиде буын бабаларын карагыз, шәҗәрәсен белегез“, — дип юкка гына әйтмәгән», — диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында.
Хәзрәт әйтүенчә, кияү кеше халык алдында тәртипле, әдәпле булып күренергә мөмкин. «Кеше янында бер төрле булалар, гаилә эчендә ул хатынын кыйный да ала. Безнең ышаныч телефонына шундый мөрәҗәгать тә килде. Мин кеше дингә тартыла, андый хәлләр азайгандыр, инде булмыйдыр дип уйлаган идем», — ди ул.
Рөстәм хәзрәт Хәйруллин яшь парларга гаилә корыр алдыннан ике якның да шәҗәрәсенә игътибар итәргә киңәш итте. «Инде гаиләдә кул күтәрә торган кеше була икән, без ул кешегә „бу гөнаһ“ дип, нәсихәтләр белән аңлатып кына ярдәм итә алабыз», — дип сөйләде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз