news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Гаилә» мәчете имамы җенесен хатын-кызга үзгәрткән егеткә никах укудан баш тарткан

Әйтергә дә оят, балаларыбызны Европадан кергән шул модадан саклыйк, диде «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы.

«Гаилә» мәчете имамы җенесен хатын-кызга үзгәрткән егеткә никах укудан баш тарткан
Солтан Исхаков

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллинга бер ханым баласына шул ук җенестәге пары белән никах укытуны сорап мөрәҗәгать иткән булган.

«Бер үк җенесле кешеләр арасында гаилә коручылар Татарстанда да бар икән. Берсенең әнисе сорап килде: „Хәзрәт, никахын укытып булмасмы“, — ди. Булмас, дип җавап бирдем. Әйтергә дә оят. Балаларыбызны Европадан кергән шул модадан саклыйк», — диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында.

Соңыннан Рөстәм хәзрәттән бу вакыйга турында аңлатма бирүне сорадык. Ул бер ханымның улы җенесен алыштыруы һәм операция юлы белән кызга әйләнүе, соңыннан кияүгә чыгарга теләве хакында сөйләде. «Бу дин буенча тыела. Малай булып туа икән, ул малай булып яши», — дип аңлатма бирде Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.

Хәзрәт әйтүенчә, гаилә корырга теләмәү яки бер җенестәге кеше белән гаилә кору, никахсыз яшәү — Европадан килгән күренеш. «ЗАГСка гариза бирелгән очракта гына ипотека алырга хокук бирелергә тиеш дип саныйм. Хатын-кыз, гадәттә, һәрчак гаилә яклы», — ди ул.

«Ир-ат кул күтәрә, хыянәт итә, эчә башлый дип хатын-кыз кияүгә чыгарга куркып кала. Кияүгә чыгарга вакыт җитсә, кызга әйбәт егет табылса, аларны өйләндерергә тырышыйк», — дип аңлатты Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100