news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Гаилә» мәчетендә ышаныч телефоны эшли башлады

Мәчетнең ышаныч хезмәтенә 8-800-222-05-62 номеры буенча 10.00 — 17.00 сәгать аралыгында шалтыратырга мөмкин.

«Гаилә» мәчетендә ышаныч телефоны эшли башлады
Солтан Исхаков

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин мәчеттә ышаныч телефоны эшли башлавын әйтте.

«Күбесе төрле мәшәкатьләр белән мөрәҗәгать итә. „Тормыш иптәше тыңламый, балалар бар, таркалырга теләк юк“ кебек сораулар бирәләр. Элегрәк ул кешеләр белән сөйләшеп, аларга вәгазьләр сөйләп, проблемадан чыгу юлларын эзли идек. Әмма мулла яки психолог янына килеп, күзенә карап сөйли алмый торган мәсьәләләр була. Аны хәтта әти-әнигә дә сөйләп булмый. Шуңа күрә ышаныч телефонын булдырдык», — диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында.

Мөрәҗәгатьләр арасында кызын, улын гаиләле итәргә теләүчеләр дә булган. «Бүгенге көндә аерылышулар күп. Җәмгыятьне бетерү өчен гаиләне бетерү дә җитә. Беренче чиратта, балаларга зыян килә, алар игътибарсыз кала. Нәрсә генә булмасын, без гаиләләрне саклап калырга тырышабыз», — ди «Гаилә» мәчетендәге «Адәм белән һава» гаилә кору һәм саклап калу үзәге җитәкчесе, психолог Гөлия Әхмәрова.

Гөлия ханым әйтүенчә, хатын-кыз тырышлыгы белән гаиләне саклап кала алган очраклар да булган. «Дин таләпләре бозылса, гаиләдә аңлашылмаучанлык килеп чыга. Сөйләшү, аңлашу юк. Проблеманы хәл итәр өчен без ир-атны да, хатын-кызны да чакырабыз», — ди ул.

«Татарстан Диния нәзарәте Дәүләт Советы белән берлектә узган ел гаилә темасына багышлап бәйге оештырды, без анда беренче урын алдык. Ышаныч телефоны шул бәйгедән бирелгән премия акчасына эшли башлады. Ышаныч телефонында рус һәм татар телләрендә аралаша торган белгечләр эшли», — дип аңлатты Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.

Моннан тыш, хәзрәт «Гаилә» мәчете янында ике мәдрәсә төзеләчәген әйтте. «Мәчет зур булса да, анда ике сыйныф өчен генә дәресләр алып барабыз. 14 февральдән „Гаилә дәресләре“ дип аталган вәгазь сөйләү курслары була. Мәдрәсә проектын төгәлләп, киләчәктә кризис үзәкләре турында да уйларбыз, аңа да ихтыяҗ бар», — диде ул.



Галерея: «Гаилә» мәчетенең ышаныч телефоны эшчәнлегенә багышланган очрашудан фоторепортаж

8-800-222-05-62 телефон номеры буенча 10.00 — 17.00 сәгать аралыгында бушка шалтыратырга мөмкин. Анонимлык гарантияләнә. Телефонның төрле төймәләре бар: имам яки психолог белән сөйләшү, гаилә коручылар өчен — аерым төймә. «„Гаилә“ мәчете булгач, гаиләләр белән эшләргә телибез. Статистика буенча атнасына өч гаилә мөрәҗәгать итә. Төрле тәкъдимнәргә әзер һәм ачык», — дип өстәде хәзрәт.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100