news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чыганак: Казанның 175нче мәктәбендә атыш булган

Белем бирү учреждениесендә ОМОН хезмәткәрләре эшли, балаларны бүлмәләргә бикләгәннәр.

(Казан, 11 май, «Татар-информ», Полина Шевчук). «Татар-информ» агентлыгына үз чыганагыннан билгеле булганча, Җәүдәт Фәйзи урамында урнашкан 175нче мәктәптә атыш булган, бирегә ашыгыч хезмәт машиналары килгән.

Якынча белешмә буенча, белем бирү учреждениесендә ОМОН хезмәткәрләре эшли, балаларны бүлмәләргә бикләгәннәр.

Агентлык чыганагы мәктәптә атыш булуын әйтте.

Хәзерге вакытта әлеге мәгълүматны тикшерәләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100