Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Р.Миңнеханов Сүәеш каналындагы икътисади зона Татарстан инвесторларын кызыксындыруын әйтте
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мисыр тележурналисты Амро Әбдел-Хәмид - TEN TV телеканалы җитәкчесенә интервью бирде.
(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан инвесторларында Сүәеш каналы янында урнашкан Мисыр ирекле икътисади зонасының мөмкинлекләре зур кызыксыну уята, чөнки алар гарәп дөньясы базарларына ишек ача. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мисыр тележурналисты Амро Әбдел-Хәмид - TEN TV телеканалы җитәкчесенә биргән интервьюсында шул хакта хәбәр итте.
Татарстан Президенты тележурналист белән интервью вакытында Мисыр Президенты белән әңгәмәдә яңа икътисади зона төзүгә бәйле тема тема кузгатылуын искәртте. «Без Сүәеш каналы янындагы мәйданчыкта ирекле икътисади зона ачу мөмкинлеге хакында фикер алыштык. Мин биредә Россия бизнесы үзен күрсәтә алыр иде дип уйлыйм», - диде ул.
Татарстан Президенты сүзләренчә, бирегә Россиядән инвесторлар җәлеп итеп, тирән икътисади интеграция хакында сүз бара.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук Татарстанның Мисырдан инвесторлар кабул итәргә әзер икәнлеген әйтте. «Бездә ике махсус икътисади зона бар, аларда ташламалы салым режимы гамәлдә, тиешле инфраструктура булдырылган. Моннан тыш, дүрт өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясе, индустриаль парклар эшли. Мисыр – 100 миллион кеше яши торган ил генә түгел, ә гарәп дөньясы базарларына чыгу өчен ишек тә. Сүәеш каналы – дөньяның иң мөһим транспорт коридорларыннан берсе, без әлеге мөмкинлекләрдән файдаланырга телибез», - дип искәртте ул.
- ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе 14 октябрьдә Мисырга эш сәфәре белән килде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз