ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Миңнеханов һәм Мисыр Президенты террорчылыкка каршы көрәш чаралары хакында фикер алышты

15 октябрь 2018, 11:16 , Фото: tatarstan.ru

Миңнеханов һәм Мисыр Президенты террорчылыкка каршы көрәш чаралары хакында фикер алышты «Проблема чыганаклары булган урыннарда гына көрәшергә кирәкми. Аларны бөтеләй булдырмау зарур», - диде Рөстәм Миңнеханов.

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Мисыр Президенты Әбдел-Фәттах Әс-Сиси дөньяда экстремизм идеологиясе таралуга каршы юнәлдерелгән кайбер чаралар хакында фикер алышты. Бу хакта ТР Президенты Мисыр тележурналисты Амро Әбдел-Хәмидкә биргән интервьюсында хәбәр итте.

«Россиядә дә, Мисырда да традицион ислам хөкем сөрә. Безнең ислам бары тик яхшылыкка өнди. Анда көчләүгә урын һәм өстенлеккә омтылыш юк. Биредә мәчетләрдә эшләүче кешеләрнең, вәгазь сөйләүче дин белгечләренең роле зур. Без Мисыр Президенты белән бу тема хакында фикер алыштык. Проблема чыганаклары булган урыннарда гына көрәшергә кирәкми. Аларны бөтенләй булдырмау зарур», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул Россиядә мөселманнарның саны 20 миллионнан артып китүен искәртте.

Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе 14 октябрьдә Мисырга эш сәфәре белән килде. ТР Президенты Мисыр Президенты һәм Премьер-министры белән сөйләшүләр үткәрде, Әл-Әзһәр университетында булды


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10