news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин Карабах конфликты турында: Тынычлык урнаштыручыларыбыз халыкны яклап, барын да эшли

Путин Карабах конфликты турында: Тынычлык урнаштыручыларыбыз халыкны яклап, барын да эшли
Фото: kremlin.ru

Мәскәү Таулы Карабахтагы киеренке вазгыятьне тыныч якка борырга өметләнә. Россия Президенты Владимир Путин Кытай Халык Республикасы тышкы эшләр министры Ван И белән очрашуда шулай дип белдерде. Аның сүзләренчә, Россия тынычлык урнаштыручылары тыныч халыкны яклау өчен бөтен чараларны күрә һәм конфликтның бар яклары белән эшли.

«Без конфликтның барлык яклары белән бик тыгыз элемтәдә — Еревандагы белән дә, Степанакерттагы һәм Бакудагы хакимиятләр белән дә. Без бу проблеманы чишү юлын тыныч юнәлешкә күчерә һәм хәл итә алырбыз дип өметләнәм <...>. Безнең тынычлык урнаштыручылар бу конфликтта катнашкан барлык яклар белән бик актив эшли, тыныч халыкны яклау өчен барысын да булдыра», — дип Россия лидеры сүзләрен китерә РИА Новости.

Кичә, 19 сентябрьдә, Азәрбайҗанның Саклану министрлыгы локаль характердагы террорчылыкка каршы операция башлануы турында игълан итте. Операциянең максаты дип, Таулы Карабахта булган әрмән көчләрен коралсызландыруны атады. Конфликт кискенләшү нәтиҗәсендә кимендә 32 кеше һәлак булган һәм тагын 200дән артык кеше яраланган.

Бүген сугыш хәрәкәтләрен туктату турында килешү төзелде. Шартларга ярашлы, Арцах армиясе (Таулы Карабах) коралларын ташларга тиеш. Соңрак Россия Саклану министрлыгында хәбәр итүләренчә, Россия тынычлык урнаштыручылары тырышлыгы белән утны тулысынча туктату турында килешүгә ирешелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100