news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азәрбайҗан Таулы Карабахта операцияне туктату турында килешү хакында белдерде - РИА

Азәрбайҗан Саклану министрлыгы хәбәр иткәнчә, террорчылыкка каршы чараларны туктату турында килешүгә ирешелгән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Килешү шартлары нигезендә, Карабах районында урнашкан Әрмәнстан кораллы көчләре берләшмәләре һәм законсыз кораллы берләшмәләр коралларын ташларга тиеш.

Алар сугышчан позицияләрен, хәрби постларын калдырып һәм тулысынча коралсызланып, Азәрбайҗан территориясеннән китәчәк.

Параллель рәвештә барлык кораллар һәм авыр техника да тапшырыла. Әлеге процесслар Россиянең тынычлык урнаштыручылары белән үзара килешеп гамәлгә ашырылачак, дип яза «Татар-информ».

news_right_1
news_right_2
news_bot