news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азәрбайҗан Саклану министрлыгы Карабахта террорчылыкка каршы чаралар башлануын белдерде

Азәрбайҗан Саклану министрлыгы террорчылыкка каршы локаль характердагы чаралар башлануы турында игълан итте. ТАСС шул хакта хәбәр итә.

Билгеләп үтелгәнчә, Россия тынычлык урнаштыру контингенты командованиесенә Карабахта террорчылыкка каршы локаль чаралар башлануы турында хәбәр ителгән.

Саклану ведомствосында белдерүләренчә, Әрмәнстан Кораллы көчләре берләшмәләре позицияләре, аларның озак вакытлы ут нокталары, шулай ук хәрби чаралар һәм хәрби билгеләнештәге объектлар юк ителәчәк.

Саклану министрлыгында «тыныч халык һәм гражданнар инфраструктурасы объектлары максат булып тормый» дип белдерделәр.

Үз чиратында Азәрбайҗан массакүләм мәгълүмат чаралары Әрмәнстан өчен Баку ягыннан илнең һава киңлеген ябу турында хәбәр итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot