news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Андрей Никитинны Россия транспорт министры итеп билгеләде

Путин Андрей Никитинны Россия транспорт министры итеп билгеләде
Андрей Никитин
Фото: kremlin.ru

Россия Президенты Владимир Путин үзенең указы белән Андрей Никитинны РФ транспорт министры итеп билгеләде. Бу хакта Кремль матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кичә Путин бер елдан артык транспорт министры булып эшләгән Роман Старовойтны отставкага җибәрде. Шуннан соң элекке түрә үле килеш табылды.

Андрей Никитин 2011 елдан 2017 елга кадәр Стратегик инициативалар агентлыгының яңа проектларны алга җибәрү буенча генераль директоры булып эшләде. 2017 елның октябреннән 2025 елның февраленә кадәр Новгород өлкәсе губернаторы вазифаларын башкарды.

Агымдагы елның февраленнән РФ транспорт министры урынбасары булды. Кичә элеккеге җитәкчене отставкага җибәргәннән соң ведомство җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп билгеләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot