Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия Транспорт министрлыгының элеккеге башлыгы Роман Старовойт үле килеш табылган
Элеккеге транспорт министры Роман Старовойтны Одинцово шәһәрендә үле килеш тапканнар. Сәбәбе – утлы коралдан яралану. Бу хакта «Известия» чыганакка сылтама белән хәбәр итә.
Исегезгә төшерик, бүген Владимир Путин үзенең указы белән Старовойтны вазифасыннан азат итүе турында билгеле булды.
Старовойт Транспорт министрлыгын 2024 елның маеннан бирле җитәкләде. Моңарчы, 2018 елның октябреннән 2024 елның маена кадәр (2019 елның сентябренә кадәр вазифаны вакытлыча башкаручы буларак), ул Курск өлкәсе губернаторы булды.
Моңа кадәр 2012 елның ноябреннән Роман Старовойт Федераль юл агентлыгы (Росавтодор) белән җитәкчелек иткән. 2018 елның октябрь ае башында РФ транспорт министры урынбасары вазифаларын башкарган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз