news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Омск өлкәсендә татар авылында янгында зыян күрүчеләргә 7 млн сум ярдәм җыйганнар

Йортларны көзгә кадәр төзеп бетерергә планлаштыралар.

Омск өлкәсендә татар авылында янгында зыян күрүчеләргә 7 млн сум ярдәм җыйганнар
"Татар-информ"ның үз чыганагы

(Казан, 10 июнь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Омск өлкәсе Большеречье районының Каракүл татар авылындагы янгында зыян күрүчеләргә ярдәм итәр өчен, бүгенге көнгә барлыгы 7 миллионга якын акча җыелган.

«Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Омск өлкәсе губернаторы бүлеп биргән, автономия җыйганнары белән бергә барлыгы 7 миллион тирәсе акча булды. Халык бөтен дөньядан булыша. Төркия, Австралиядән җибәрүчеләр дә бар», — диде Омск өлкәсенең «Мәдәният» Төбәк татар милли-мәдәни автономиясе иҗтимагый оешмасы рәисе Радик Миңнеханов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Элегрәк Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның янгында зыян күрүчеләргә 3 миллион сум күләмендә матди ярдәм күрсәтүе турында язган идек. «Президент линиясе буенча тиешле йөкләмә бирелде һәм Бөтендөнья татар конгрессы линиясе буенча янгыннан зыян күрүчеләргә 3 миллион сум күләмендә матди ярдәм күрсәтелде», — диде Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова брифингта.

Бүгенге көндә Каракүл авылында янгын сәбәпле, йортсыз калучылар өчен өйләр төзелеше башланып китте. Биредә нигез салу, бура күтәрү эшләре бара, төзелеш материалларын китерәләр. Йортларны сентябрь аена кадәр төзеп бетерергә ниятлиләр.

«Эш тулы куәтенә бара. Безгә ярдәм кулы сузган Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы, өлкәбезнең татар милли-мәдәни автономиясенә бик зур рәхмәт! Аллага шөкер, ярдәм итүчеләр бар», — диде Үләнкүл авыл җирлеге җитәкчесе Ләйлә Мөхәммәтшина.

Омск өлкәсенең Төбәк татар милли-мәдәни автономиясе халыктан акча җыюы хакында игълан итте. Ярдәм күрсәтүгә бәйле тулырак мәгълүмат белән сайтта танышырга мөмкин. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100