news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Омск өлкәсенең Каракүл авылында, янгын чыгып, 25 корылманы юк иткән

Каракүл авылына XVI йөздә нигез салынган, аның төп халкы – Себер татарлары.

(Казан, 7 май, «Татар-информ»). Омск өлкәсенең Большеречье районы Каракүл авылында зур фаҗига булган. Авылда зур янгын чыгып, 25 корылманы (шуларның берсе — азык-төлек кибете, ундүрте — торак йорт, унысы — хуҗалык корылмасы) көлгә әйләндергән. Бу тулы бер торак пункт дигән сүз.

Омск өлкәсенең «Мәдәният» Төбәк татар милли-мәдәни автономиясе иҗтимагый оешмасы шул хакта хәбәр итә.

Каракүл авылы Үләнкүл авыл җирлеге составына керә, анда «Себер татары утары» этнокомплексы эшли. Әлеге комплексны Төбәк татар милли-мәдәни автономиясе Президент грантлары фонды ярдәме белән төзегән. Каракүл авылына XVI йөздә нигез салынган, аның төп халкы — Себер татарлары.

Омск өлкәсенең Төбәк татар милли-мәдәни автономиясе халыктан акча җыюы хакында игълан итә. Ярдәм күрсәтүгә бәйле тулырак мәгълүмат белән сайтта танышырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100