news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан хакимияте Каракүл авылындагы янгында зыян күрүчеләргә 3 млн сум бүлеп бирде

Янгын нәтиҗәсендә 11 гаилә йортсыз калды.

Татарстан хакимияте Каракүл авылындагы янгында зыян күрүчеләргә 3 млн сум бүлеп бирде
"Татар-информ"ның үз чыганагы

(Казан, 10 июнь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Омск өлкәсенең Каракүл татар авылындагы янгында зыян күрүчеләргә 3 миллион бүлеп бирү турында йөкләмә бирде.

«Президент линиясе буенча тиешле йөкләмә бирелде һәм Бөтендөнья татар конгрессы линиясе буенча янгыннан зыян күрүчеләргә 3 миллион сум күләмендә матди ярдәм күрсәтелде», — диде Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова Министрлар Кабинетында узган брифингта.

Татарстан Президентына Омск өлкәсе вәкилләре, шул исәптән милли-мәдәни берләшмәләр җитәкчеләре мөрәҗәгать иткән.

Исегезгә төшерәбез, 6 май көнне Омск өлкәсенең Большеречье районы Каракүл авылында янгын чыкты.

«Каракүл авылында 26 хуҗалыкта 56 кеше яши. Янгыннан 11 гаилә, якынча 40 кеше зыян күрде. Алар йортсыз калды. Хәзерге вакытта йортсыз калучыларның кайберләре янәшәдәге Үләнкүл авылында, яисә башка кешеләрнең җәйге йортларында яши. Өлкән яшьтәге берничә кеше Омск шәһәренә балалары, оныклары янына китте», — диде Омск өлкәсе Большеречье муниципаль районының Үләнкүл авыл җирлеге җитәкчесе Ләйлә Мөхәммәтшина «Татар-информ»га.

Омск өлкәсенең Төбәк татар милли-мәдәни автономиясе халыктан акча җыюы хакында игълан итте. Ярдәм күрсәтүгә бәйле тулырак мәгълүмат белән сайтта танышырга мөмкин. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100