news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Казанда әфган сугышчылары белән һәйкәл макеты турында сөйләште

Әфганстанда һәлак булганнарның ата-аналары Казандагы һәйкәл проектын хуплады.

Миңнеханов Казанда әфган сугышчылары белән һәйкәл макеты турында сөйләште
пресс-служба Президента РТ

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Әфганстан сугышчан хәрәкәтләр ветераннары белән интернационалист сугышчыларга һәйкәл макеты турында сөйләште. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Әфганстан сугышы ветераннарын хөрмәтләү вакытында интернационалист сугышчыларга һәйкәл макеты турында фикер алышу узды. Һәйкәлне Казанның Җиңү паркында урнаштыру планлаштырыла», — диде Галимова.

Һәйкәл проекты Әфганстанда хәрби хәрәкәтләр вакытында уллары һәлак булган Татарстан халкы тарафыннан хупланган иде. «Без, әти-әниләр, шәһәрдә урнаштырылачак һәйкәл макетын карадык. Барысы да бу һәйкәлне хуплый, аны Җиңү көненә өлгертүләрен телиләр», — диде бүген совет гаскәрләрен кайнар ноктадан чыгаруның 31 еллыгын бәйрәм итү хөрмәтенә үткәрелгән митингта Галина Емшанова.

Казан Кремлендә бүген Әфганстан хәрби хәрәкәтләре ветераннарын хөрмәтләделәр. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов каһарманнарга дәүләт бүләкләре һәм автомобиль ачкычларын тапшырды.




autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100