news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов әфганчы ветераннарга дәүләт бүләкләре һәм автомобильләр тапшырды

Әфган сугышы интернационалист сугышчыларның хәрби батырлык билгесе, ныклык һәм патриотлык символы буларак ил тарихында мәңгегә калачак, диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов әфганчы ветераннарга дәүләт бүләкләре һәм автомобильләр тапшырды
tatarstan.ru

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Бүген Казан Кремлендә Әфганстан хәрби хәрәкәтләр ветераннарын хөрмәтләделәр. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов каһарманнарга дәүләт бүләкләре һәм автомобиль ачкычлары тапшырды.

«Бүген, 15 февраль көнне, илебездә Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән Россия кешеләрен искә алу көне билгеләп үтелә. Бу көнне без төрле елларда хезмәт бурычы буенча якын һәм ерак чит илләрнең кайнар нокталарында халыкара террорчылыкка каршы торучыларга тирән ихтирам белдерәбез», — диде тантаналы чарада ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Әфган сугышы интернационалист сугышчанларның хәрби батырлыгы, ныклык һәм ватанпәрвәрлеге билгесе буларак ил тарихында мәңгегә калачак.

«Сез — Бөек Ватан сугышы елларында дошманны җиңгән әтиләрнең һәм бабайлар батырлыгының лаеклы дәвамчылары. Бүген без шулай ук бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең туган көнен билгеләп үтәбез. Аның иҗаты вакытлы кысаларга ия булмаган, үз халкына ихтыяр һәм мәхәббәт көченең сыгылмаслык үрнәге булып хезмәт итә», — диде ул.

ТР Президенты искәрткәнчә, Әфган сугышында Татарстаннан 11,5 меңнән артык кеше катнашкан, шуларның 300гә якыны һәлак булган. «Без Ватаныбыз мәнфәгатьләрен яклау буенча офицер һәм солдат бурычын үтәгән кешеләр алдында зур бурычлы. Безнең өчен бу битне ил тарихында саклап калу һәм яшь буынга җиткерү мөһим», — диде ул.

Аннары Рөстәм Миңнеханов дәүләт бүләкләре тапшырды. «Сугышчан туганлык» Бөтенроссия ветераннар иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары, Ингушетиянең беренче Президенты, Советлар Союзы Герое, генерал-лейтенант Руслан Аушев, шулай ук җәмәгать эшлеклесе, Россия Герое Ильяс Дауди «Дуслык» ордены белән бүләкләнде.

Моннан тыш, «Дуслык» орденына «Сугышчан туганлык» Бөтенроссия оешмасы рәисе, Советлар Союзы Герое, генерал-полковник Борис Громов һәм ТР Сугышчан хәрәкәтләр ветераннары мәсьәләләре буенча координация советы рәисе, Кызыл Йолдыз Ордены Кавалеры Иван Егоров лаек булды.

Сугыш инвалидлары, Кызыл Йолдыз ордены Кавалеры Николай Балашов, Павел Борисов, Иршат Гитиятуллин һәм Марат Шәйхетдиновка автомобиль ачкычлары тапшырылды.




autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100