Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда интернационалист сугышчыларның ата-аналары әфганчылар һәйкәле макетын хуплады
Һәлак булганнарның туганнары әзер монументны 9 майда күрергә тели.
(Казан, 15 февраль, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Һәлак булган солдатларның ата-аналары Әфганстанда хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан интернационалист сугышчыларга куелачак һәйкәлнең макетын бертавыштан хуплады. Бу хакта Совет гаскәрләрен кайнар ноктадан чыгаруның 31 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан митингта шундый аналарның берсе Галина Емшанова сөйләде.
«Без, әти-әниләр, шәһәрдә куелачак һәйкәл макетын карадык. Барысы да бу һәйкәлне хуплый, әмма аның Җиңү көненә ничек тә булса әзер булуын телиләр», — дип уртаклашты Емшанова.
Әфганлылар — ата-бабаларның батырлыгын дәвам иткән буын, диде солдат әнисе. Аның фикеренчә, Җиңү көненең 75 еллыгына геройлар юлы дәвамчыларына һәйкәл куелырга тиеш.
Һәйкәл макетында өч солдат ясалган. Алар артында плитә тора, анда Әфганстанда һәлак булган татарстанлыларның исемнәре язылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз