news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Казинформ» агентлыгы «Татар-информ»ны 30 еллык юбилее белән котлады

2018 елда «Казинформ» Халыкара мәгълүмат агентлыгы һәм «Татар-информ» агентлыгы арасында хезмәттәшлек турында меморандум имзаланды.

«Казинформ» агентлыгы «Татар-информ»ны 30 еллык юбилее белән котлады

(Казан, 6 июнь, «Татар-информ»). «Казинформ» агентлыгы «Татар-информ»ны 30 еллык юбилее белән котлады. Бу хакта агентлык сайтында хәбәр ителә

Бүген мәгълүмат агентлыгының яңалыклар тасмасында көн саен рус телендә 250 һәм татар телендә 60тан артык яңалык чыгып бара. «Татар-информ» уникаль видео- һәм аудиконтент чыгара. Агентлык «Медиалогия» (массакүләм мәгълүмат чараларына мониторинг һәм анализ ясау буенча автомат система) версиясе буенча иң күп телгә алына торган алдынгы матбугат чаралары исемлегенә керә. Liveinternet  статистикасы буенча, агентлыкны аена якынча бер миллион уникаль кулланучы укый.

Искәртеп үтик, «Казинформ» Халыкара мәгълүмат агентлыгы һәм «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы 2018 елда «Казахстан Республикасы һәм Россия Федерациясе арасында хезмәттәшлек буенча Хөкүмәтара комиссия утырышында хезмәттәшлек турында меморандумга кул куйды. Ике мәгълүмат агентлыгы тарафыннан имзаланган хезмәттәшлек турындагы меморандум һөнәри хезмәттәшлекне ныгытуга һәм мәгълүмат алмашуга юнәлдерелгән.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, узган ел «Татар-информ» агентлыгы бөек казах шагыйре Абай Кунанбаевның тууына 175 ел тулуга багышланган шигъри эстафетага кушылды. «Татар-информ» коллективы Абайның шигырьләрен татар телендә укыды.

«Татар-информ» агентлыгын оештыру турындагы указга 1990 елның 6 июнендә Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев кул куя.

«Татар-информ» СССРда һәм Россия Федерациясендә беренче мөстәкыйль төбәк мәгълүмат агентлыгы булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100