news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Татар-информ" коллективы казах шагыйре Абайга багышланган флешмобка кушылды

"Татар-информ"га эстафетаны Казахстанның "Казинформ" халыкара мәгълүмат агентлыгы тапшырды.

"Татар-информ" коллективы казах шагыйре Абайга багышланган флешмобка кушылды
Салават Камалетдинов

(Казан, 22 июль, "Татар-информ", Илгиз Шәкүров). Казахстанда халык шагыйре Абайның тууына 175 ел уңаеннан флешмоб бара. Флешмоб Татарстанга да килеп җитте. Казахстанның "Казинформ" халыкара мәгълүмат агентлыгы эстафетаны "Татар-информ"га тапшырды.

  • Абай (Ибраһим Конанбаев, 1845-1904) - казах шагыйре, композитор, мәгърифәтче, җәмәгать эшлеклесе. Казах язма әдәбиятына нигез салучы һәм аның беренче классигы. Быел аның тууына 175 ел.

Флешмоб кысаларында интернетта Абайның шигырьләрен сөйлиләр, җырларын җырлыйлар. Аларны социаль челтәрләрдә #abai175 хештегы аша табып була. Флешмобта Казахстан президенты Касым-Жомарт Токаев та катнашкан. Ул эстафетаны 9 яшьлек мәктәп укучысыннан кабул итеп алган.

"Татар-информ" коллективы флешмобта Абайның “Аңлап булмый яшь чакта…” шигыре белән катнаша. Шигырьне татар редакциясе баш редакторы Рәмис Латыйпов, корреспондентлар Динә Йосыпова һәм Алинә Айдарова, лента редакторы Гөлфия Гобәйдуллина һәм видеопроектлар авторы, "Илгиз ил гизә" видеоблогын алып баручы Илгиз Шәкүров укый.

"Татар-информ" #abai175 флешмобы эстафетасын ТНВ - “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенә һәм "Болгар радиосына" тапшыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100