news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Казинформ" һәм "Татар-информ" мәгълүмат агентлыклары арасында килешү төзелде

Әлеге меморандум Татарстан һәм Казахстанга уртак проектлар, татар һәм казах диаспоралары турында яңалыклар алмашырга мөмкинлек бирәчәк.

"Казинформ" һәм "Татар-информ" мәгълүмат агентлыклары арасында килешү төзелде
Михаил Захаров

(Казан, 26 октябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казахстанның "Казинформ" һәм Татарстанның "Татар-информ" мәгълүмат агентлыклары арасында үзара хезмәттәшлек турында меморандум төзелде.

Документ Казан Ратушасында Россия һәм Казахстан арасында хезмәттәшлек буенча Хөкүмәтара комиссиянең 20нче утырышы кысаларында имзаланды. Килешүгә "Казинформ" халыкара мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Аскар Умаров һәм "Татар-информ" генераль директоры Шамил Садыйков кул куйды.

"Әлеге меморандум Татарстан һәм Казахстанга уртак проектлар, татар һәм казах диаспоралары турында яңалыклар алмашырга мөмкинлек бирәчәк. Сәясәт, икътисад, рәсми хроника гына түгел, халыкларыбызның тормышы турында да мәгълүмат алмашачакбыз", - диде Шамил Садыйков.

Шулай ук, агентлыклар, үз дәүләтләре территориясендә булганда, аккредитацияләнгән журналистларга һәм фотохәбәрчеләргә дә оештыру эшләрендә ярдәм итәчәк.

  • "Татар-информ" - Татарстанның әйдәп баручы төп мәгълүмат агентлыгы. 25 елдан артык эшләү дәверендә Татарстан һәм Идел буенда абруй казанып, Россиядә танылу алган.
  • 1920 елның 13 августында Казахстанда җирле Хөкүмәт беренче яңалыклар агентлыгын оештыра. 2002 елда аңа "Казинформ" Казах мәгълүмат агентлыгы дигән исем бирелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot