news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Әлмәт халкын Нефтьчеләр көне белән тәбрик итте

ТР Президенты Фәнни-тикшеренү һзм укыту үзәген төзү проекты белән танышты, шулай ук Ленин урамы буйлап сәяхәт итте.

Рөстәм Миңнеханов Әлмәт халкын Нефтьчеләр көне белән тәбрик итте
https://tatarstan.ru/

(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәт халкын Нефтьчеләр көне белән тәбрик итте, шулай ук Фәнни-тикшеренү һәм укыту үзәге сафка бастырыла торган төзелеш мәйданчыгында булды. Объектның заказчысы - «Татнефть» компаниясе, төзелеш эшләре узган елның җәендә башланган.

Сәхнәдән чыгыш ясап, Рөстәм Миңнеханов барысын да Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре, Шәһәр көне белән котлады.

«Әлмәт – яшьләр шәһәре, - диде ул. - Шәһәрегез ел саен матурая, уңайлыклар арта. Яңа объектлар барлыкка килә. Бүген без анимация мәктәбендә, Инженерлар лицеенда, яңа иҗтимагый мәдәният үзәгендә булдык. Боларның барысы да «Татнефть» компаниясе ярдәмендә сафка бастырылган. Компания Әлмәттә генә түгел, бөтен Татарстанда объектлар төзи. Боларның барысы да республика халкының мул тормышын кайгыртып эшләнә».

Шуннан соң республика Президенты Ленин урамы буйлап сәяхәт итте һәм шәһәр халкы белән аралашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100