news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә Фәнни-тикшеренү һәм укыту үзәге төзелеше белән танышты

Әлмәтнең Югары нефть мәктәбе өчен студентлар кампусы төзелеше 2019 елның җәендә башланган.

Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә Фәнни-тикшеренү һәм укыту үзәге төзелеше белән танышты
https://tatarstan.ru

(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәткә эш сәфәре кысаларында Фәнни-тикшеренү һәм укыту үзәге сафка бастырыла торган төзелеш мәйданчыгында булды. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Объектның заказчысы - «Татнефть» АҖ, төзелеш эшләре 2019 елның җәендә башланган.

Студентлар кампусы Әлмәтнең Югары нефть мәктәбе өчен төзелә. Объектлар берничә чиратта файдалануга тапшырылачак. Әйтик, беренче этапта студентлар һәм аспирантлар өчен тулай торак төзү күздә тотыла. Торак мәйданнарыннан тыш, бина чаралар һәм әзерләнү өчен күп функцияле киңлекләрне дә үз эченә алачак. Тулай торакны – быелның октябрендә, тагын бер бинаны декабрь аенда файдалануга тапшыру ниятләнә.

Рөстәм Миңнехановка Фәнни-тикшеренү һәм укыту үзәгенең планын тәкъдим иттеләр: территориянең мәйданы – 15,5 гектар, шул исәптән кампусның территориясе 8 гектар тәшкил итә. Биредә җир асты һәм җир өсте паркинглары булачак, шулай ук хуҗалык территорияләре каралган.

Монда шулай ук 13 мең квадрат метрлы фәнни-тикшеренү корпусы (төзелешнең беренче чираты), укыту-лаборатория корпусы (төзелешнең икенче чираты), спортның уен төрләре өчен заллар, тренажер залларын (һ.б.) үз эченә алган 2,8 мең квадрат метр мәйданлы спорт үзәге (төзелешнең өченче чираты) барлыкка киләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100